Узган ел шактый катлаулы булды, бигрәк тә хокук яклау эшчәнлеге өчен

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

   Узган ел шактый катлаулы булды, бигрәк тә хокук яклау эшчәнлеге өчен. Узган ел Татарстан омбудсманының көн тәртибе, әйткәнебезчә, махсус хәрби операция үткәрү белән билгеләнде. Ел башында мигрантларга һәм ЛНР, ДНР һәм Украина территориясеннән  ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән гражданнарга  ярдәм күрсәтү иң әһәмиятле мәсьәләләр булды.

     Россия Президенты В. В. Путин тарафыннан илдә өлешчә мобилизацияләү игълан ителгәннән соң, эш векторы мобилизацияләнүчеләрнең хокукларын яклауга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

       Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырган мобиль мәгълүмат-консультация төркеме эшендә Вәкаләтле  вәкил һәм аның  Аппараты хезмәткәрләре катнашты (барлыгы 4 300 граждан хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте).

       Вәкаләтле вәкил ярдәме белән 200гә якын күп балалы әти туганнары һәм якыннары янына кайтты. Федераль омбудсман Татьяна Москальковага: Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы һәм өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган затларның балаларына белем бирү преференцияләрен билгеләү турында; РФ Оборона министрлыгына «В» категориясенә ия (хәрби хезмәткә өлешчә яраклы) гражданнарга, Россия Кораллы Көчләренең тыл бүлекчәләрендә хәрби хезмәт узу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү турында үтенечләр һәм тәкъдимнәр җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International