Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗиповның чыгышы бик киеренке булды. Рәмис Мөҗипов балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур булган тәрбиячеләр һәм укытучыларның һөнәри осталыкларының булмавын күрсәткән мисаллар турында сөйләде.
Республикада узган елда 137 мәгариф учреждениесе хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылган, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 31 кисәтү игълан ителгән. Урынбасар чыгышын тәмамлап, балаларның һәм укытучыларның хокукларын яклау эше дәвам ителәчәк, ә быел сизелерлек көчәйтеләчәк, дип белдерде.