«Чит кайгы булмый»

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

 «Чит кайгы булмый». Үз чыгышын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева шулай дип  башлады. Татарстан Республикасы эвакуацияләнгән халыкны кабул иткән беренче төбәкләрнең берсе булды, алар өчен вакытлыча яшәү өчен алты пункт әзерләнде (шул исәптән «Ливадия - Татарстан», «Жемчужина», «Васильевский»шифаханәләре).

   Кешеләр безнең климат шартларына әзер булмаганга, барысы да җылы кием, аяк киеме, спорт костюмнары һәм кирәкле көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, беркем дә ваемсыз калмады: ярдәм гади гражданнардан да, республика оешмаларыннан да килде. Килүчеләрнең кайберләре үзләре яшәгән шифаханәләрдә эш тапкан. Мәсәлән, «Жемчужина» шифаханәсендә 12 кеше эшкә урнаштырылган, «Ливадия»дә – 6, алар арасында шәфкать туташы, китапханәче, сантехник, кондитер, хезмәтче, корпус администраторы һәм башкалар бар.

     Әйтик, күкрәк сөте имә торган сабыйларга беренче чиратта балалар ризыгы бирелде, өлкәнрәкләр уку йортларына урнаштырылды һәм мәктәп формасы һәм канцелярия кирәк-яраклары белән тәэмин ителде. Җәй көне һәр баланың шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә ял итү мөмкинлеге бар иде. Уку елы башланыр алдыннан барлык шифаханәләрдә дә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды, аның кысаларында күченергә мәҗбүр булган кешеләрнең балалары уку процессы өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International