“Закон территориясе” еллык бәйгесе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

  Бүген Казанда, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасында “Закон территориясе” республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

    Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, бүген традиция буенча тантаналы рәвештә ел саен үткәрелә торган “Закон территориясе” бәйгесе  лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза.

  Бәйге  ТР Министрлар Кабинеты  ярдәмендә  үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен сайлап алудан соң сигез номинациядә 40 җиңүче билгеләнгән. Артем Хохорин хәбәр иткәнчә, сайлау катлаулы булган, чөнки лаеклы кандидатлар күп. Төп максаты - Татарстан халкының законлылыкны һәм җинаятьчелекне профилактикалауга керткән өлешен тану, дип ассызыклады ул.

   Конкурста җиңүчеләргә ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин лаеклы бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International