Хөрмәтле журналистлар, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Россия матбугаты көне белән котлыйм! Бу үз хезмәтләре белән бердәм мәгълүмат киңлеген булдыручыларның бәйрәме. Төбәк журналистларын яраткан эшенә тугрылык, төгәл гражданлык позициясе, вакыйгага битараф булмау, компетентлык, югары профессиональлек берләштерә.
Елдан - ел сез җәмгыятькә хезмәт итүнең иң яхшы традицияләренә – сүз белән хезмәт итүгә тугры каласыз.
Барлык басма мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә дә сәламәтлек, иҗади энергия һәм киләчәктә иҗади уңышлар телим!