Вәкаләтле вәкилнең Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлавы!

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!

   Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Прокуратура - илнең хокук саклау системасының мөһим звеносы. Ул тормышның барлык өлкәләрендә дә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итә, хокук саклау органнары эшен координацияли, хокук тәртибен ныгытуны һәм җинаятьчелекне профилактикалауны тәэмин итә, халыкның хокук культурасы дәрәҗәсен күтәрә.

    Бүген прокуратура, бердәм, үзәкләштерелгән система буларак, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдә, Конституциянең һәм законнарның вакытында үтәлешен күзәтүдә төп роль уйный.

    Аерым алганда, Татарстан Республикасы Прокуратурасына конструктив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм. Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткән, тупланган тәҗрибәне яшь буынга тапшырган ветераннарга рәхмәтемне белдерәм. Бергәләп без бер максатка – гражданнарның хокукларын саклауга, республикабызда иминлек һәм хокук тәртибен арттыруга омтылабыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International