Халыкара конференциядә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова катнашты. Конференциядә катнашучылар алдында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Төркия Республикасы парламенты башлыгы Мостафа Шентоп, Төркия омбудсмены Шәриф Малкоч чыгыш ясады.
Вәкаләтле вәкил: “Россия һәм Төркия хокук яклау институтларын гуманизм, бердәмлек һәм үзара хөрмәтнең гомуми принципларына нигезләнгән ныклы дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Безне гадел тынычлык тәртибен, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен ныклы һәм ышанычлы яклауны тәэмин итүдә уртак мәнфәгатьләр берләштерә. Быел Төркия омбудсмены институты 10 еллыгын билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә ул җәмгыятьтә танылды, көчле методик база һәм кеше хокукларын яклауның хокукый нигезе булдырылды. Хезмәттәшемне юбилей көне белән чын күңелдән котлыйм һәм киләчәктә дә уңышлар телим”, дип белдерде.