Ятим балалар яшәү урыны буенча хакимият адресы буенча теркәлергә мөмкин

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

   2023 елның 11 гыйнварыннан башлап,  балигъ булган ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар дәүләттән уңайлы торак алуга кадәр яисә аларны торакка мохтаҗлар исемлегеннән төшереп калдырганчы, яшәү урыны буенча алар яши торган Россия Федерациясе субъектында урнашкан җирле  хакимият яки җирле  хакимиятнең территориаль органы адресы буенча теркәлергә мөмкин.

   Әлеге үзгәрешләр ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга территориаль принцип буенча күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларын тулысынча алырга мөмкинлек бирәчәк. Теркәлү яшәү урыны буенча теркәлү  билгеләнгән форма гаризасы нигезендә шәхесне раслаучы документ белән башкарыла.

  Теркәүче орган ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең бердәм системасын кулланып, исемлеккә кертү турында белешмәләрне дәүләт органнарыннан мөстәкыйль рәвештә сората һәм яшәү урыны буенча теркәлү турында гариза биргән көннән алып 6 эш көненнән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча терки.

   Яшәү урыны буенча теркәлү турындагы гариза электрон документ рәвешендә Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирелергә мөмкин.

 «Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында «Федераль законның маддәсенә үзгәреш кертү хакында» 2022 елның 14 июлендәге 293-ФЗ номерлы федераль закон һәм «Россия Федерациясе гражданнарын яшәү урыны һәм булу урыны буенча  теркәү һәм төшерү кагыйдәләренә үзгәреш кертү турында» Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2022 елның 15 ноябрендәге 2069 номерлы карары белән тиешле үзгәрешләр кертелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International