Вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында еллык докладка әзерлек

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 2000  елның 3 мартында дөнья күргән  95  нче Татарстан Республикасы Законының 26 маддәсе  нигезләмәләрен үтәү йөзеннән Вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында еллык докладны әзерләү алып барыла.

  Докладта   тематик статистика, кеше хокуклары өлкәсендәге эшләр торышы динамикасы, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауның системалы проблемалары, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан аларның гарантияләрен үтәү һәм хөрмәт итү максатларында кабул ителгән чаралар яктыртылачак.

  Аны әзерләгәндә без мөрәҗәгать итүчеләрнең шикаятьләренә, «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматларына, дәүләт органнарының һәм җирле үзидарә органнарының мәгълүматларына, Вәкилнең җәмәгатьчелек  ярдәмчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән белешмәләргә, хокук яклау оешмаларыннан килгән яки массакүләм мәгълүмат чараларында басылган кеше хокукларын бозу турындагы мәгълүматларга, шулай ук республика ведомствоара комиссияләре материалларына анализ ясыйбыз.

   Моннан тыш, докладта гражданнарның сайлау, социаль хокукларын яклау, мәҗбүри тоту урыннарында гражданнарның хокукларын яклау, кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре өлкәсендә хокукый агарту буенча аерым проблемалы мәсьәләләрне чагылдыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International