Раштуа белән котлау!

2023 елның 7 гыйнвары, шимбә

  Раштуа белән котлыйбыз! Раштуа бәйрәме йөрәкләрне яхшыга өмет белән, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылыш белән тутыра. Безнең өчен бу бәйрәм туганнарга һәм якыннарга, кайгыртучанлык һәм игътибар кирәк булган һәркемгә аерым игътибар бирү вакыты булды.

  Бүген без күптәнге рухи һәм мәдәни традицияләребезне саклыйбыз, алар безгә авырлыкларны җиңәргә, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык урнаштырырга ярдәм итә. Христианнарның мәрхәмәтлелек, кызгану, якыннарга карата ярату кыйммәтләре хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен һәрвакыт әхлакый юнәлеш булып калыр дип ышанам.

  Әлеге әкияти бәйрәмнең иң ихлас хис-тойгылар һәм күңелле көтелмәгән могҗизалар  бүләк итүен телим. Бәхетле һәм шатлыклы мизгелләрсез бер көн дә узмасын. Гаилә очрашулары күңелне җылытсын, ә өйдә һәрвакыт иминлек һәм муллык хакимлек итсен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International