Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес нәтиҗәләре

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

  «Кеше хокукларының Бердәм дәресе» Бөтенроссия акциясе кысаларында өлкән сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен лекцияләр үткәрү күркәм традициягә әверелде.

Һәр кешенең үз хокукларын белүе, аларның кыйммәтен аңлавы, башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итүе, толерант булуы, бәхәсләрне һәм конфликтларны хокукый юллар белән хәл итә белүе мөһим.

   2022 елда Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес “Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” 1997 елның 26 февралендәге 1-ФКЗ номерлы федераль конституциячел законга кул куелуның 25 еллыгына багышланды.
     Халыкара Кеше хокуклары көнен (10 декабрь) һәм Россия Федерациясе Конституциясе көнен (12 декабрь) бәйрәм итү кысаларында 2022 елның декабрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрелде. Дәрес кысаларында чаралар республиканың 1256 гомуми белем бирү оешмасында оештырылды. Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрүгә 167 819 укучы һәм 9000нән артык педагог җәлеп ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International