Хокукый агарту - гражданнарга аларның хокуклары һәм җәмгыятьтә үзеңне күрсәтү мөмкинлекләре турында сөйләү ысулы

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

  Хокукый агарту - гражданнарга аларның хокуклары һәм реаль мөмкинлекләре турында үзеңне һәм җәмгыятьнең башка әгъзаларын хөрмәт итеп, җәмгыятьтә, дәүләттә күрсәтү ысулы. Сез “Бу бик мөһимме?” дип сорарга мөмкинсез, һәм без тулы ышаныч белән җавап бирербез “Бик!”.

  Безнең эшчәнлектә без хокукый агартуга зур әһәмият бирәбез: аңлатабыз,  сөйлибез. Татарстанлыларга аларның нинди хокукларга ия булуларын һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеген аңлау мөһим.

   2022 елда Хокукый белем бирү максатларында:

  • инвалид балаларның ата-аналары өчен Вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбенең 3 дәресе үткәрелде;
  • «Өченче буын университеты» студентлары өчен Вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбенең 8 дәресе үткәрелде;

- Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсе карамагындагы төзәтү учреждениеләрендә 10 көн хокукый ярдәм үткәрелде;

  • Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрүгә 167 819 укучы һәм 9000нән артык педагог җәлеп ителде;
  • 8 тематик «кайнар элемтә»үткәрелде;
  • Казан дәүләт медицина университеты студентлары өчен лекцияләр үткәрелде;
  • Сәрия Сабурская“Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым” дип исемләнгән Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуга багышланган парламент дәресендә катнашты;
  • 24 Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белгечләре тарафыннан гражданнарны кабул итү узды;
  • 300 дән артык аңлатма материалы өч социаль челтәр мәйданчыкларында, шулай ук рәсми сайтта урнаштырылды;
  • Түбән Камада шәһәрнең яшь гаиләләре белән очрашу узды;
  • Вәкаләтле вәкил Аппаратының хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек ярдәмчеләрекоммерциячел булмаган оешмалар өчен “Бердәмлек” форумында катнашты.

 Яңа елда без хокукый агарту буенча актив эшне дәвам итәчәкбез һәм аның барлык яңа  формаларын сынап караячакбыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International