Бердәм пособие кертелә

2023 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

  2023 елның 1 гыйнварыннан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие кертелә. Бердәм пособие бүгенге көндә мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм чараларын берләштерәчәк:

Болар:

  • йөкле хатын-кызларга өстенлекләр;
  • эшләмәгән ата-аналар өчен 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие;
  • 3 яшькә кадәрге беренче балага түләү;
  • 3 яшькә кадәрге өченче бала өчен түләү;

-  3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен пособие;

  • 8-17 яшьлек балаларга пособие.

Түләүне 2023 елның гыйнварыннан эшли башлаячак Россия Социаль фонды гамәлгә ашырачак. Универсаль пособие кемгә каралган?

Универсаль пособие өчен түләүләр бирелә:

  • керем дәрәҗәсе яшәү минимумыннан түбән булган 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә;

-  йөклелекнең иртә срокларында хатын-кызлар консультациясендә исәпкә баскан хатын-кызларга.

 

  Расланган кагыйдәләр нигезендә, бердәм пособие төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнәчәк. Акчаны мохтаҗлар алсын өчен, аны рәсмиләштергәндә гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен комплекслы бәяләү кулланыла. Пособие күләме дә керемнәргә бәйле. Ул өлкәннәр яки балага яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итәчәк – пособиенең нинди нигез буенча билгеләнүенә карап. Россия буенча балаларга түләү аена уртача 7 меңнән 14 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Йөкле хатын-кызлар өчен тиешле сумма аена 7,8 меңнән 15,7 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

 Пособие алу өчен гаризаны 2022 елның 28 декабреннән дәүләт хезмәтләре порталында яисә 2023 елның 9 гыйнварыннан Россия Социаль фондының күпфункцияле үзәкләре һәм клиент офислары аша бирергә мөмкин.
Гаиләләр элекке түләүләрне алар билгеләнгән вакытка кадәр саклап калырга яки яңа пособиегә күчәргә хокуклы. 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналары өч яшькә кадәр иске кагыйдәләр буенча түләүләр алырга хокуклы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International