Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының бүлек башлыгы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне 2023 елга планлаштыру һәм карау буенча күчмә киңәшмә уздырды. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, агымдагы елда «Халык контроле» системасына кергән тәкъдимнәрнең 83% тан артыгы шәһәр һәм республика программаларына кертелгән. Киңәшмә кысаларында система кулланучылары район белдерүләрендә күрсәткән объектларга чыгу оештырылды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы башкарма комитетының карау буенча уңай эше билгеләп үтелде.