2022 елда соңгы тапкыр гражданнарны кабул итү бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында узды. Язылучы барлык гражданнар да очрашуда катнаша алмады, әмма 6 граждан кабул ителде.
Мөрәҗәгать итүче Г.пенитенциар система учреждениесендә җәза үтәүче улына кирәкле медицина ярдәме күрсәтү турында мөрәҗәгать итте.
Гражданка К.торак йортны су белән тәэмин итү системасына тоташтыруны сорап мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу буенча уздырыла. (843) 236-41-80 телефоны буенча (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе) язылырга мөмкин.