Бүген Питрәч авылында 1нче Питрәч урта мәктәбенә Россия Герое Иван Алексеевич Додосов исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды. Иван Алексеевич Додосов - ЮВОНЫҢ 11 нче гвардия гомуми гаскәр армиясенең танк батальоны командиры, майор.
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнгән 1 нче Питрәч урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 2006 елда Казан югары танк команда училищесына укырга керә, аны 2010 елда алтын медальгә тәмамлый. Хезмәт итү елларында Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәренең 33744 нче хәрби частенең танк батальоны командирына кадәр үсә.
Майор Додосов 2014 елда Кырымны Россиягә кушу буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы.
2022 елның 24 февраленнән ул үз бүлекчәсе составында Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын яклау буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Стратегик мөһим торак пункт — Попасная шәһәрен дошманнан саклауда актив катнаша, шуның белән Луганск Халык Республикасы территориясенең бер өлешен азат итүне һәм әлеге торак пунктны азат итү барышында Лисичанск шәһәренә гаскәрләрне алга җибәрүне тәэмин иткән операциядә катнашучы бүлекчәләрнең төп көчләрен алга җибәрүне тәэмин итә.
2022 елда Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.