Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева өченче буын университеты тыңлаучылары өчен бу календарь елын тәмамлаучы “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресен, ТРда Россия Пенсионерлар берлеге белән берлектә оештырылган социаль проект кысаларында үткәрде. Чара Россия Пенсия фонды бүлегенең уку сыйныфында гаилә атмосферасында узды.
Юлия Ивановна тыңлаучылар өчен «Өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау һәм социаль тәэмин итү»темасын яктыртты. Юлия Ивановна Татарстанда тормышка ашырыла торган «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә»проекты турында сөйләде. Бу проект безнең республика авылларында аеруча җылы кабул ителде, анда бу проектны тормышка ашырганчы ук гаиләләр бер-берсе турында шул рәвешле кайгыртырга тырыштылар, ялгыз яшәүче һәм җылы мөнәсәбәткә һәм кайгыртуга мохтаҗ әби – бабайларны гаиләләренә яратып кабул иттеләр.
Юлия Ивановнаның лекциясе тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты, студентлар бик күп сораулар бирделәр һәм җылы алкышлап рәхмәт әйттеләр.
Киләсе дәрестә без 2023 елның гыйнварында ук “Сак булыгыз-мошенниклар (мошенниклык төрләре һәм яклау ысуллары). Финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләре” темасына дәрес үткәрәчәкбез.