Мөрәҗәгать уңай хәл ителде

2022 елның 23 декабре, җомга

Җәмәгать урыннарында, бигрәк тә уку йортларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре тайпылышсыз үтәлергә тиеш, чөнки гадәттән тыш хәлдән балалар да, өлкәннәр дә зыян күрергә мөмкин. Мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүне контрольдә тоту мәгариф учреждениеләрендә тикшерүләр уздыру юлы белән дә, шулай ук гражданнарның «Халык контроле»нә тиешле категория буенча килгән хәбәрләрен көндәлек модерацияләү юлы белән дә алып барыла.

Әйтик, ноябрь аенда системада гражданнарның мөрәҗәгатьләрен мониторинглау барышында Алабуга муниципаль районы балалар бакчаларының берсендә янгынга каршы нормаларны бозу ихтималы мәсьәләсе буенча хәбәр алынды. Әлеге балалар бакчасы хезмәткәрләренең һәм балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан хәбәрнамәдә күрсәтелгән фактларны тикшерү өчен Татарстан Республикасы прокуратурасына мөрәҗәгать җибәрелде.

Без тәкъдим иткән тикшерү нәтиҗәләре буенча Алабуга районы прокуратурасы тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу факты расланды. Аерым алганда, термик тәэсир итү эзләре булган электр үткәргечләрне эксплуатацияләү факты, төзек булмаган порошок сыман  янгын сүндергеч, электр сүндергечләре  барлыгы ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә прокуратура мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләре адресына хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә кертте, ә гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Шулай ук прокуратура тарафыннан балалар бакчасы мөдиренә карата РФ КоАП 20.4 маддә 1 өлеш  (янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу) буенча административ хокук бозу турында эш кузгату турында карар чыгарылды. Шулай итеп балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең хокуклары торгызылды. Шулай ук ачыкланган хокук бозуларга бәйле рәвештә Алабуга муниципаль районы башлыгы адресына әлеге мәктәпкәчә яшьтәге балалар  учреждениесе өчен  2023 елда ремонт уздыру турында тәкъдим юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International