Бүген Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә "Халык контроле" ДМС мөрәҗәгатьләрен карау буенча быелгы йомгаклау киңәшмәсе узды. Әлеге районнар буенча башкарылмаган мәсьәләләрнең күбесе бистәләрдәге юлларны ремонтлауга, "уңайлы тирәлек"оештыруга кагыла. Барлык мөрәҗәгатьләрне «планлаштырылган» статусы белән анализларга һәм республика программаларын формалаштырганда исәпкә алырга, шулай ук гаризаларның вакытында һәм сыйфатлы башкарылуын контрольдә тотарга тәкъдим ителде.