Вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль берәмлекләре белән планлы эше дәвам итә. Казан шәһәр башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятләрендә киңәшмә уздырылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, берничә ел инде Киров һәм Мәскәү районнары буенча мөрәҗәгатьләрне үтәү проценты 80 проценттан артып китә һәм бу күрсәткеч нәтиҗә. Хакимиятнең структур бүлекчәләре һәм идарәче компанияләр арасында бердәм эш оештырылган. Очрашу барышында гражданнарның «планлаштырылган» статусына ия булган 70тән артык мөрәҗәгатен карадылар, аларның бер өлеше бүген уңай карар тапты инде.
Сәрия Сабурская сыйфатлы һәм вакытында башкару эшен дәвам итәргә, кулланучылар үз шикаятьләрен хәл итсен өчен, комментарийлар урнаштырырга киңәш итте. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы хакимияте мәгълүматларына караганда, гражданнарның «Халык контроле» системасына кергән тәкъдимнәренең 80% тан артыгы шәһәр һәм республика программаларына кертелгән.
Киләсе киңәшмәне Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте территориясендә уздыру планлаштырыла.