«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVII съезды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре иң кискен мәсьәләләрне хәл итеп, гражданнар белән эшләүнең алдынгы сызыгында торалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVII съездында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, бигрәк тә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Бу юнәлештә эш барлык шәһәр һәм районнарда оештырылган. Моннан тыш, муниципалитетлар ягыннан битараф булмаган гражданнар һәм бизнес-берләшмәләр актив катнашында хәрби частьләргә һәм хәрби хезмәткәрләргә, шул исәптән алгы сафта булганнарга, шулай ук ДНР, ЛНР, шул исәптән Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла.

Президент билгеләп үткәнчә, куелган бурычларны уңышлы хәл итү өчен нык икътисадый нигез кирәк. Рөстәм Миңнеханов республика икътисады үсешенең уңай нәтиҗәләрен бәяләде. Тулай төбәк продукты күләме 3,8 трлн сумга якын, сәнәгый җитештерү күләме - 4,8 трлн сум, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү – 288 млрд сум тәшкил итәчәк. Бөртеклеләрнең бай уңышы – 5 млн тоннадан артык җыеп ашлык  алынган. Төзелеш өлкәсе 513,8 млрд. сумга җитә, инвестицияләр – 774 млрд.сум.

Экзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, республикада территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм ныгыту процессы бара, бүген аларның саны 459га җитә. Территориаль иҗтимагый үзидарә «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Өч ел эчендә әлеге программа буенча 3379 ишегалды реконструкцияләнгән, шул исәптән 1212се - быел. Бу программага бу елларда барлыгы 26 млрд сумм акча тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International