Вәкаләтле вәкил тарафыннан кертелгән закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары тарафыннан хупланды.
Бүген ТР Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. Парламентарийлар “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законының 12 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын карадылар, ул Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан кертелде һәм профильле комитет утырышында тәкъдим ителде.
Закон проектын хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы маддә белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Хәзер безгә үз гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары, хезмәт хокукларын яклау, кредитлар буенча кичектереп тору, акча түләү турында күп сораулар килә. Без, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган кешеләрнең хокукларын, шулай ук ирекле катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының түләүсез юридик ярдәм алуга хокукын закон дәрәҗәсендә беркетергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Шундый ук закон башлангычы Россия Федерациясенең 9 субъектында да хупланды.
Закон проекты комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.