Хәзер республика буенча "Теләкләр чыршысы" акциясе бара. Анда Апас районында Вәкил ярдәмчесе дә катнашты. Гүзәл Хилавиева Кече Болгар авылыннан Илмир Гафаровка балалар өчен акыллы сәгать бүләк итәчәк. Район хакимиятендә урнашкан чыршы бәйрәменә матур уенчыклар эленде. Ә бу уенчыкларда яшь апаслыларның - мобилизацияләнгән авылдашлар, ятим балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның яңа ел теләкләре.
Яңа ел - могҗизалар вакыты. Дәүләки авылыннан Гүзәл Вәлиевага тимераяк бүләк итәм, - диде район башлыгы.