Татарстан Республикасы егетләре Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында Камчаткадан Калининградка кадәр хезмәт итә. Вәкаләтле вәкил булып эшләү дәверендә Сәрия Сабурская берничә дистә хәрби частьтә булды. Бүген без герой шәһәр - Санкт-Петербургта эшлибез һәм монда көзге чакырылыш кампаниясендә чакырылган егетләрне күрәбез.
Егетләр яшь сугышчы курсын өйрәнә башладылар һәм 35 көн дәвамында “яшь буын карамагында” булачаклар. Татарстаннан бирегә барлыгы 10 кеше җибәрелгән. Визит кысаларында җылы казарма өлешенә кагылышлы, шулай ук туклануга кагылышлы дәгъвалар булмавын билгеләп үтәсе килә.
Беренче тапкыр хәрби-патриотик тәрбия буенча командир урынбасары булган хатын-кызны очраттык. Гомумән, очрашу чын-чынлап җылы һәм күңелле узды. Петербургта Казан, Минзәлә, Аксубай, Яшел Үзән муниципаль берәмлекләреннән булган егетләр хезмәт итә. Без сезне өйдә сау-сәламәт көтәбез!