Мөрәҗәгать уңай хәл ителде

2022 елның 16 декабре, җомга

Казанның  “Көньяк” автовокзалы бинасында төзек булмаган лифт булган, нәтиҗәдә, аз хәрәкәтләнүче гражданнарның бинаның икенче катына менү һәм бәдрәф бүлмәләреннән, шулай ук җәмәгать туклануы оешмалары хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге булмаган.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мөрәҗәгатькә "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында  “дәлилле кире кагу”  статусы бирелде.

Җавап: "әлеге күчемсез милек объекты автовокзал түгел, нәтиҗәдә объект милекчесенең анда  “уңайлы тирәлек” тәэмин итү, шул исәптән лифтның эшләвен тәэмин итү буенча бурычлары булмый".

Без мондый җавап белән ризалашмадык. «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 24.11.1995 ел, № 181-ФЗ Федераль закон нигезендә, оештыру-хокукый формаларына бәйсез рәвештә, оешмалар инвалидларга социаль, инженер һәм транспорт инфраструктуралары объектлары урнашкан территория буенча мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеген тәэмин итә.

Идел буе районы прокуратурасы тикшерү үткәрде, аның барышында без ачыклаган хокук бозулар расланды һәм  “Көньяк” ҖЧҖ җитәкчесе адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында гариза кертелде. Бина хуҗасы җәмәгать туклануы ноктасын бинаның икенче катыннан беренче катына күчерү буенча эшләр башкарды, нәтиҗәдә инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен  “Көньяк” автовокзалы бинасында җәмәгать туклануы һәм бәдрәфкә каршылыксыз керү өчен шартлар тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International