Нәкъ менә халык белән сөйләшүләрдә билгеле бер карарларның мөһимлеген һәм кирәклеген аңлау килә. Кешеләр закон чыгару дәрәҗәсендә чишелеш таләп итә торган яңа проблемалар белән киләләр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов 2022 елда икенче тапкыр гражданнарны кабул иттеләр. Бүген Чаллы халкы үз сорауларын омбудсмен һәм парламентарийга бирә алды. Барлыгы 4 граждан мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү ахырында мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары һәм әти-әниләре белән җылы очрашу булды. Алар бик уңай карашлы һәм ирләре өчен зур горурлык кичерәләр. Очрашуга килүчеләрнең, әлбәттә, сораулары бар иде: бу званиегә карап бирелә торган акчаларга, инвалид баланы дәвалау һәм аны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә кагыла иде.
Яр Чаллы шәһәре мэриясе гаиләләргә дә, мобилизацияләнүчеләргә дә кулдан килгәнчә ярдәм итә. Һәр гаилә аерым контрольдә. Якын арада мобилизацияләнгән ир-егетләрнең балалары барысы да Казан Кремлендә һәм Татнефть-Аренада республика Яңа ел тамашаларында булачак һәм татлы бүләкләр алачак.