Татарстан Республикасы Президенты каршындагы инвалидлар эшләре советы утырышы

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы инвалидлар эшләре советы утырышы узды. Утырышта республика министрлыклары һәм ведомстволарының 2022 елда җәмгыятьнең мәдәни тормышында инвалидларның катнашуы өчен шартлар тудыру, инвалидларның мәшгульлеге, белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, шул исәптән өстәмә һәм һөнәри, адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, инвалид балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү чаралары мәсьәләләре буенча башкарылган эшләр турындагы докладлары тыңланды.

Шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясады, алар җәмгыятькә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне  социаль интеграцияләгәндә килеп чыккан кыенлыклар турында сөйләделәр. Йомгак ясап шуны билгелисе килә,  башкарма хакимият органнары эшенең уңай нәтиҗәләре дә, алга таба эшләүне һәм хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр дә билгеләнде, шулай ук киләсе елга бурычлар да формалаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International