Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген 10.00 сәгатьтә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы ачылды. Президиум карары нигезендә, утыз сигезенче утырыш көн тәртибенә 14 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән алты республика законы проекты, бер федераль закон проекты һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыенының закон чыгару инициативасы.

Республика законнарының көн тәртибенә кертелгән барлык алты проекты да беренче укылышта каралачак. Шулай итеп, беренче укылышка дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү турында (аларның эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын арттыруга юнәлдерелгән), дәүләт граждан хезмәте турында, муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва итүче гражданнар биргән белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында, «Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнде (шуңа бәйле рәвештә халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм гражданнар оборонасы турында (халыкка хәбәр итү системаларын куллануга даими әзерлек халәтендә тоту, төзекләндерү буенча дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләренә төгәллек кертелә). Моннан тыш, беренче укылышта техник халәт һәм аттракционнарны эксплуатацияләү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен гамәлгә ашыру турында республика законы проекты каралачак.

Утыз сигезенче утырышта 2023 елга Дәүләт Советында закон проектлары эшенең якынча планын һәм 2023 елга Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын карау һәм кабул итү планлаштырыла.

Утыз сигезенче утырышта шулай ук РФ ФҖ Дәүләт думасына административ хокук бозулар турында РФ Кодексына үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проектын кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы каралачак. Сүз этил спирты һәм спиртлы азык-төлек булмаган продукцияне ваклап саткан өчен җаваплылык билгеләү турында бара.  

Алда торган утырыш кысаларында ТР Иҗтимагый палатасының яңа составын формалаштыру мәсьәләсе каралачак. Дәүләт Советы кандидатларның өчтән берен раслый (20 кеше). 20 вакантлы урынга регламент срокларында 29 гариза бирелгән, аларның хокуклылыгы законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан расланган. Парламент утырышында рейтинглы тавыш бирү процедурасы кулланылачак.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм 18 мәсьәләне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International