Безнең республика хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклауга аерым игътибар бирә. Без Татарстаннан Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылган егетләр белән горурланабыз һәм аларның көнкүреше белән танышу өчен һәрвакыт йөрибез, аралашабыз, кирәкле ярдәм тәкъдим итәбез.
Бүген Марий Эл Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәнис Мөхәммәтгалиев белән бергә Йошкар-Ола шәһәре янындагы хәрби частьтә булдык. Егетләр өчен менә дигән шартлар тудырылган: матур мәдәният йорты, җылы казарма, душ кабиналары, кер юу машиналары бар. Ашханәдә татар, рус, белорус милли кухнялары көннәре үткәрелә.
Көзге чакырылыш чорында Татарстаннан бу частьта хезмәт итү өчен барлыгы 250 кеше килгән һәм якындагы якшәмбедә алар ант кабул итәчәк.