Эшебезнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен без башкарма, закон чыгару, хокук саклау һәм суд органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Мондый үзара хезмәттәшлек тиз арада карарлар кабул итәргә, һәр очракны җентекләп карарга һәм һәр мөрәҗәгать буенча иң тулы аңлатма бирергә мөмкинлек бирә.
Бүгенге кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә шундый хезмәттәшлекнең ачык мисалы булып тора. Безнең коллегаларыбыз гражданнарны бергәләп кабул итүгә һәрвакыт игътибарлы. Һәр мондый кабул итүгә татарстанлыларда зур ихтыяҗ бар, чөнки бу Вәкаләтле вәкилгә дә, республика прокуратурасына да бер үк вакытта мөрәҗәгать итү мөмкинлеге.
Бүген без 9 шикаять кабул иттек, аларның һәрберсе аерым игътибар таләп итте. Социаль блок балигъ булмаганнарның һәм инвалидларның хокукларын бозу турындагы мөрәҗәгатьләрдән торды, анда һәр мөрәҗәгать - ашыгыч, кичектергесез. Шулай ук дәүләт органнарының җавасыз гамәлләренә кагылышлы сораулар да булды.
Һәрбер уртак кабул итү конструктив һәм югары җавап тизлеге белән аерылып тора, шуңа күрә бу кабул итүләр бик мөһим һәм актуаль.