Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Бүген Аппарат хезмәткәре «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» коммерциячел булмаган партнерлыгы тарафыннан оештырылган торак-коммуналь мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итүдә катнашты.
Республика халкын, гадәттәгечә, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту таләпләрен бозу һәм идарәче компанияләрнең эше борчый иде. Кабул итү барышында консультацияләр һәм аңлатмалар бирелде, аерым мөрәҗәгатьләр компетентлы органнар тарафыннан эшкә кабул ителде. Мондый чараларны уздыру гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларына оператив һәм вакытында җавап бирергә мөмкинлек бирә.