Коррупциягә каршы тору - Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Яшьләрне коррупциягә каршы торуга җәлеп итү коррупция факторларын кисәтүдә уңышка ирешү өчен бик мөһим.
Бүген Казан Кремлендә «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә үткәрелгән коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Вәкаләтле вәкил бәйгедә катнашучыларга актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде, аның ярдәмендә булган проблемалар турында белүен әйтте һәм яшьләргә дә шундый ук актив булып калуларын теләде.