Гражданнарны кабул итү - Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе. Мөрәҗәгать иткән һәр кеше белән шәхси аралашу мәсьәләне җентекләп тикшерергә, юридик консультация һәм психологик ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Вакыт күрсәткәнчә, шәхси кабул итүләрне оештыру безнең республика халкы арасында бик нәтиҗәле һәм кирәкле практика. Бүген Татарстан Республикасы гражданнарын чираттагы кабул итү уздырылды, аның кысаларында 9 кеше мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерәбез, гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу буенча уздырыла. (843) 236-41-80 телефоны буенча (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе) язылырга мөмкин.