Шулай ук, хөрмәтле укучыларыбыз, финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты башлануы турында мәгълүмат белән уртаклашасым килә! Аны 1-15 декабрьдә узарга мөмкин. Финанс турындагы белемнәрен һәркем — индивидуаль яки командада, бөтен гаилә, шул исәптән балалар белән тикшерә алачак. Зачет мәсьәләләре төрле темаларны үз эченә ала — кредитлар, кертемнәр һәм башка банк продуктлары, иминиятләштерү, салымнар һәм инвестицияләр турында. Шулай ук катнашучыларга мошенниклар схемаларын танырга тәкъдим итәчәкләр. Зачет узганнан соң оештыручылардан — Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгыннан исемле сертификат алырга мөмкин булачак.
Теркәлегез https://clck.ru/32hLN9 һәм уңышлар Сезгә!