«Россия медиа киңлегенең яңа чынбарлыгы» VI этник һәм төбәкара массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Миграция, качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр темасы - Россия мәгълүмат кырында үзәк темаларның берсенә әверелә. Мәсәлән, Мәскәү хөкүмәте һәм Россия Иҗтимагый палатасы һәм РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы Маргарита Лянге инициативасы буенча 29 ноябрьдә «Россия медиа-киңлегенең яңа чынбарлыгы» этник һәм төбәкара мәгълүмат чараларының VI медиафорумы булды.

«Яңа гасыр» коммериячел булмаган оешмасы генераль директоры, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы әгъзасы Лилия Таишева форумның пленар утырышында, шулай ук «Матбугатта качаклар һәм мигрантлар темасын яктырту» дискуссия мәйданчыгы кысаларында чыгыш ясады.

Лилия Таишева Россия өчен агымдагы вәзгыятьтә миграциянең гуманитар һәм икътисадый аспектларына игътибар итте, шулай ук 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү махсус конкурсы кысаларында Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланган 493 проектның берсе булган «Монда көтәләр» проектын тәкъдир итте. Проект шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында гамәлгә ашырыла.

“Меңнәрчә, мин хәтта әйтер идем дистәләгән мең кеше, Донбасс һәм Украина качакларына иң кешелекле мөнәсәбәт күрсәтте һәм аларга ярдәмгә килде. Бу, мөгаен, дәүләт ягыннан да, халык һәм коммерциячел булмаган оешма секторыннан да тиз эш итү максатларын һәм кирәклеген аңлау бердәмлеге булган юнәлешләрнең берседер. Моңарчы күрелмәгән ярдәм күләме “кешедән кешегә” принцибы буенча күрсәтелде», – дип билгеләде Лилия Таишева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International