Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хөкем ителгәннәр белән инде күп еллар дәвамында аларны азат итүгә әзерлек максатларында аңлату эшләре алып барыла, хөкем ителүчеләргә аларның хокуклары һәм бурычлары аңлатыла.
Ай саен иректән мәхрүм итү урыннарындагы затларга хокукый ярдәм көннәре үткәрелә. Әйтик, бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә чираттагы кабул итү уздырылды.
Мөрәҗәгатьләр җәзаны йомшак төргә алыштыру, медицина ярдәме күрсәтү, торак белән тәэмин итү һәм оныкларга карата опекунлык рәсмиләштерү мәсьәләләренә кагылды.