РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән гражданнарны бергәләп кабул итү

2022 елның 2 декабре, җомга

Өлешчә мобилизация гражданнарда күп сораулар тудыра. РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән өлешчә мобилизациягә кагылышлы мәсьәләләр арасында түбәндәгеләр аеруча актуаль: хезмәт хакы түләү, ташламалар бирү, кичектерү өчен сәбәпләр булу, чакырылучы кеше критерийларга туры килмәгән очракта мөрәҗәгатьләр бирү һәм башкалар.

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән хезмәткә чакырылу вакытында мобилизацияләнүчеләрнең хокукларын яклау буенча бик тыгыз хезмәттәшлек җайга салынды. Без гражданнарны бергәләп кабул итү турында карар кабул иттек, аның кысаларында бүген 13 кеше мөрәҗәгать итте. Кешеләр чыннан да борчый торган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, шуңа күрә һәркемгә аерым караш һәм аерым игътибар кирәк. Хәзер мобилизацияләнгән кешеләргә, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү бик мөһим. Мобилизациягә кагылышлы сораулардан тыш, законсыз рәвештә эштән азат итү һәм торак белән тәэмин итү турында сораулар да бирелде.

 Барлык сорауларны да без дә, Айрат Зәки улы да эшкә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International