Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Асия Вәлиуллина белән берлектә гражданнарны кабул итте. Республикада яшәүче 5 кеше үз фикерләре буенча, пенсия белән тәэмин итүдә бозылган хокукларын торгызуда ярдәм сорап, шулай ук Пенсия фонды түләгән акчаларны һәм ташламаларны алуны аңлату өчен мөрәҗәгать итте.
Гражданка С. хезмәт стажын торгызуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, шуның аркасында аның пенсиясе, аның фикеренчә, тулы күләмдә билгеләнми. Мөрәҗәгать итүче В. үз мөрәҗәгатендә билгеләнгән пенсия белән килешмәвен белдерде. Гражданнарны бергәләп кабул итү аена ике тапкыр үткәрелә. Актуаль мәгълүматны сез һәрвакыт Вәкилнең кабул итү бүлмәсе аша +7(843)236-41-80 номеры буенча белә аласыз.