Иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтүче гражданны социаль адаптацияләүнең арадаш этабы буларак, әлеге җәзаны йомшак җәза төре, шул исәптән мәҗбүри эшләр белән алыштыру, дип тулысынча атап була.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Хөкем ителүчене социаль адаптацияләүнең арадаш этабы буларак мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләү»темасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Координация советы утырышында доклад белән чыгыш ясады.
Төзәтү үзәкләрен булдыруның төп максаты - хөкем ителгәннәрне хезмәткә җәлеп итү аша тормышка яраклаштыру проблемасына индивидуаль һәм максатчан якын килү өчен, хөкем ителгәннәрнең төрле категорияләрен дифференциацияләү юлы белән җинаять җәзасын үтәүне йомшарту. Һичшиксез, төзәтү үзәкләрендәге хөкем ителгәннәрнең хезмәте, җәмгыятькә яраклашуга, эш алуга мөмкинлек бирүче үзенә күрә бер социаль лифт. Алар күбрәк төзелешләргә һәм зур предприятиеләргә урнаштырылган. Шул ук вакытта бу эш авыр, үз чиратында аларның ялын оештыруны сорый.
Җинаять-башкарма системасының төзәтү үзәкләренең эчке тәртибе кагыйдәләре белән элек хөкем ителгәннәрне эштән һәм башка чаралардан буш торганда мәҗбүри эшкә урнашу мөмкинлеге мәсьәләсе җайга салынмаган иде. Бу төр шикаятьләр белән миңа агымдагы елның май аенда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең (Түбән Кама шәһәре) 4 нче төзәтү колониясе каршындагы төзәтү үзәге буларак эшләүче участокта мөрәҗәгать иттеләр. Шунысы куанычлы, төзәтү үзәкләренең эчке тәртибенең яңа кагыйдәләрендә (Россия Юстиция министрлыгының 04.07.2022 ел, № 110 боерыгы белән расланган) хөкем ителүчеләрнең мондый хокукы каралган.