"Актив озын гомер - яңа мөмкинлекләр вакыты"фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты 2010 елдан Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлекчәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ел саен без Өченче буын университеты белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр” мәктәбенең лекцияләр курсын бергәләп уздырабыз. Хезмәттәшлек вакытында төрле чараларны оештыруда югары профессиональлек, шулай ук пенсионерларның уку һәм катнашу белән кызыксынулары күзәтелә.

Сәрия Сабурская бүген "Актив озын гомер - яңа мөмкинлекләр вакыты" фәнни - гамәли конференциясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Актив озын гомер яңа мөмкинлекләр өчен вакыт. «Россия Пенсионерлар берлеге» эше ярдәмендә барлык кызыксынган пенсионерларга үзләрендә яңа талантлар ачу, кирәкле күнекмәләрне үзләштерү һәм тиз үсеп килүче дөнья мәсьәләләрен җентекләп аңлау мөмкинлеге бирелә. Татарстан омбудсмены конференциядә катнашучыларга  эшләрендә уңышлар,  сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм бетмәс-төкәнмәс энергия запасы теләде, шулай ук кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә  ышаныч  белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International