Азнакай муниципаль районында күчмә киңәшмә

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе
Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Аппаратка һәм «Халык контроле»ТР  дәүләт мәгълүмат системасы аша керүче  мөрәҗәгатьләрнең  сыйфатын һәм вакытында хәл ителүен контрольдә тоту максатыннан, даими рәвештә күчмә чаралар үткәрә.  Гражданнарның хәбәрләре һәм язма мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә мондый мөнәсәбәт урыннарда вәзгыятьне аңларга: гражданнарның реаль проблемаларын барып күрергә, Вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгать иткән кешеләр белән танышырга, аларның  өметләре турында белергә һәм аларга мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтергә ярдәм итә.

Бүген Азнакай районына эш сәфәре кысаларында Вәкаләтле вәкил Аппаратының бүлек җитәкчесе Рөстәм Низамиев «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Сарман һәм Ютазы районнары вәкилләре дә катнашты. Бүгенге эш сәфәре барышында күтәрелгән төп мәсьәләләр территорияне комплекслы төзекләндерүгә, юлларны төзекләндерүгә, каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгаруга кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International