Республика егетләрен Хабаровск краендагы хәрби частьләрнең берсенә кадәр озату вакытында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында туып - үскән Евдокимов Эльвир Венер улы аерым билгеләп үтелде. Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Хабаровск краенда командировкада булганда, аны Ватанның ышанычлы сакчыларын тәрбияләүдәге, үзенә тапшырылган шәхси составның уңай әхлакый-сәяси һәм психологик халәтен тәэмин итүдәге хезмәте өчен рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Омбудсмен үтенече буенча Халыкара Әниләр көнендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин шулай ук Эльвир Венеровичның әнисе – Нурсия Хәматгали кызын улының әхлакый сыйфатларын үстерүгә керткән өлеше, тәрбиясе өчен рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.