"Раштуа укулары"кысаларында уздырыла торган Казан епархиясенең социаль бүлеге оештырган брифинг-әңгәмә

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

 

Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны социаль тернәкләндерү һәм адаптацияләү, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү, шул исәптән билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә ярдәм итү буенча эш бик мөһим.

2022 елда ЕГИС ГЛОНАСС +112 системасы аша без сукбайлык  буенча 534 хәбәр алдык, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк (296).

Бүген Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская "Кризис хәлендә калган йортсыз кешеләргә ярдәм итү" темасы буенча Казан епархиясенең социаль бүлеге тарафыннан оештырылган брифинг-әңгәмәдә катнашты. Дискуссия һәм бу юнәлештә булган эш тәҗрибәсе турында фикер алышканнан соң,  епархия каршында  йортсыз кешеләр мәсьәләләрен хәл итү өчен Совет кирәк  дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу идея хупланды, эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International