Эшелон Хабаровск краена килде. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Рафис Газизов 7 тәүлек дәвамында егетләр, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да чакырылган егетләр белән, хезмәт итү урыннарына – хәрби частьларга барып җиткән. Солдатларга булышу, ата – аналарны тынычландыру – сәфәрнең төп максаты. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре, вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре Калининградтан Хабаровск краена кадәр хәрби частьләрдә хезмәт итүче якташлары янына барып кайталар.
Якын көннәрдә Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә булу, шулай ук алар белән һәм часть командованиесе белән очрашулар планлаштырылган.
Хабаровск шәһәренең тимер юл вокзалыннан фотолар!