Узган атнада системага 3 560 мөрәҗәгать кергән, шуларның 1512се буенча чаралар күрелгән. Менә оператив үтәлгән мөрәҗәгатьләрнең берничә мисалы:
Саба районы башкарма комитеты тарафыннан Саба районы Шәмәрдән авыл җирлегендә вак таш-ком катнашмасы түшәлгән юл ремонтланды (№ 4264140); Түбән Кама районының Красный Ключ авыл җирлегендә (№ 4124762) бордюр ташын төшерү эшләре башкарылды;
Әлмәт районы башкарма комитеты Әлмәт районына керү юлындагы стеланы яңартты (№ 4917890);
Тукай районы башкарма комитеты Тукай районының Әҗмәкәй авыл җирлегендә (№ 3273617) яктырткычлар урнаштырды;
“ПЖКХ” ҖЧҖ Казанда чүп-чар чыгарды (№5275308).
Татарстан Республикасы халкы түбәндәге категорияләр буенча активрак хәбәрләр җиткерде:
“Территорияне комплекслы төзекләндерү” - 238;
“Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 128;
“Тышкы яктырту оештыру “ - 97;
“Юл хәрәкәтен оештыру” - 44.
«Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» нә гариза биреп, республикабызда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәркем үз өлешен кертә ала.