Өйрәнергә беркайчан да соң түгел! Моны инде күп еллар Өченче буын университеты студентлары раслый. Айга бер тапкыр, өй эшләрен, оныклары турында кайгыртуны калдырып, укый башлыйлар.
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә бу уку елында икенче тапкыр «Пенсия белән тәэмин итүгә гражданнарның хокукларын яклау» дигән темага дәрес үткәрелде. Анда Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Светлана Морозова пенсиягә чыгу тәртибе, түләүләр исәпләү, пенсия белән тәэмин итү чоры турында сөйләде.
Киләсе дәрес 2022 елның 23 декабрендә булачак.