Бүген бөтен республика буенча Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне уза. Вәкаләтле вәкил Аппараты, җәмәгатьчелек ярдәмчеләре ел саен бу чарада катнаша. Гражданнарның хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Елена Степанова Казан шәһәрендәге "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарга консультация бирде. Коллегалар, җәмәгатьчелек ярдәмчеләре, бөтен республика буенча гражданнарны кабул итә!
Шулай ук бу көнне Росреестрның ТР буенча идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе, ТР Конституция суды Аппараты, Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, ТР техник инвентаризация бюросы вәкилләре, шулай ук нотариуслар һәм адвокатлар кабул итә.
Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча ачыкларга була. Сорауларны шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63) һәм электрон почтага җибәрергә мөмкин op@tatarstan.er.ru.