Мөрәҗәгать уңай хәл ителде

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Тәүлекнең караңгы вакытында өенә кайту беркадәр уңайсызлык тудыра, ә урам утлары эшләмәсә - икеләтә. Беренче чиратта без балалар өчен, аларның куркынычсызлыгы өчен борчылабыз.

Аппарат хезмәткәрләре «Халык контроле» ндә турыдан-туры халыкның тормыш иминлегенә кагылышлы белдерүләргә бик игътибарлы. Вәкаләтле вәкил адресына торак күпфатирлы йорт ишегалдында  ут булмау турында «Green City» торак-комуналь комбинатының (Казан шәһәре) МКД вәкиле мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать ярты ел дәвамында чишелеш таба алмады.

Без ашыгыч рәвештә Казан шәһәре башкарма комитетына мөрәҗәгатьне үтәү буенча чаралар күрү кирәклеге турында хат җибәрдек. Бер атнадан соң әлеге йорт ишегалдында урамнарны яктырту эше оештырылды.

Хөрмәтле укучылар,  проблемагыз озак вакыт хәл ителмәсә ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына, шулай ук  аның буенча оператив чаралар күрү максатыннан Вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International