Бүген КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Халык контроле” системасының бүлек башлыгы Рөстәм Низамиев “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында хакимиятнең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан карау тәртибе” дигән онлайн семинар үткәрде.
“Практика һәм тәҗрибә”. Семинар программасы “Халык контроле” Татарстан дәүләт мәгълүмат системасына керүче мөрәҗәгатьләрне, шул исәптән кире элемтә порталы аша карау тәҗрибәсен, таләпләрен һәм тәртибен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта системадан теләсә кайсы кулланучы “Халык контроле” системасында 112 категория буенча хәбәр итә ала.