2022 елның 1 ноябреннән Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. 31 декабрьгә кадәр аны Россия Федерациясенең барлык субъектларында үткәрәчәкләр. Хәрби хезмәт үтү урыннарына 120 мең кеше җибәреләчәк, дип хәбәр итә РФ Оборона министрлыгы.
Вәкаләтле вәкилнең хәрби хезмәткә чакырылучыларны частьларга озату буенча эше дәвам итә. Бүген омбудсменның җәмәгатьчелек ярдәмчесе Рафис Газизов хәрби эшелон составында Хабаровск краена китте. Хабаровск краендагы частьларга баручылардан тыш, омбудсмен ярдәмчесе Амур өлкәсенә баручы Татарстан егетләрен дә озата бара.
Егетләрне Ерак Көнчыгышка кадәр озын юлда озатуда булышкан "Таттелеком" җәмгыятендәге коллегаларга аерым рәхмәт әйтәсе килә.